Имәнкискә авылы мәдәният йортында "Слова о Родине" дип аталган иҗади кичә-очрашу булды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Имәнкискә авылы мәдәният йортында "Слова о Родине" исеме астында иҗади кичә-очрашу үтте. Ул шагыйрә һәм искиткеч кеше - Ольга Борисовна Полторецкаяга багышланды. Шагыйрә Казан, Алабуга, Чистай шәһәрләренең шигриять яратучыларына яхшы таныш. Ольга Борисовна "Филантроп 2014" халыкара конкурсы һәм "Александр Невский - 2014" халыкара конкурсы дипломанты. Очрашу башында Имәнкискә авылы китапханәсе китапханәчесе Галиева Миләүшә Исхак кызы катнашучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗатының кайбер битләре белән таныштырды. Аннан соң сүз Ольга Борисовнага бирелде. Ул үзенең яңа шигырьләрен укыды, укытучыларын һәм остазларын искә алды, тыңлаучыларга китапларын күрсәтте (алар 16). Чарада катнашучылар күп сораулар бирделәр. Үткәрелгән ике сәгатьлек чара барысына да ошады. Тыңлаучылар О.Б.Полторецкаяга кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, зур иҗади уңышлар, яңа кызыклы шигырьләр язуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International