9 августта Лаеш районында Куйбышев сусаклагычы акваториясендә «Бережок» ял базасы янында көймәләрдән спиннинг белән ерткыч балык тоту буенча «ТОТАЛЬНЫЙ СПИННИНГ - 2018» балык тоту турнирын тантаналы төстә ачтылар. Ике көн дәвамында 112 экипаж 20 номинациядә 2,5 миллион сумнан артыграк булган приз фонды өчен көрәшәчәк.
Судьялар бригадасы кабул итә торган төрләр бишәү: чуртан, судак, берш, алабуга һәм жерех.
Лаеш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Ильяс Халиков иң көчле экипажга җиңү теләде һәм Лаеш районының балык тоту белән тыгыз бәйле булуын билгеләде. “Хәтта безнең гербта да балык сурәтләнгән”, - дип ассызыклады ул.
Быелгы «Тотальный спиннинг»ның беренче этабы 10 августта иртәнге җидедә старт ала. Катнашучыларга акватория буйлап күчеп йөрү буенча бернинди чикләүләр дә юк диярлек, иң мөһиме – сәгать өчкә кадәр трофейлар белән кире кайтып өлгерү. Шул вакытта этап төгәлләнә һәм йомгаклар ясау башлана.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте