10 августта Лаеш шәһәрендә «Главное инвестиционно-строительное управление Республики Татарстан» ДКУ хезмәткәрләре өчен Төзүче көне үткәрелде. Коллегаларны һөнәри бәйрәмнәре белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР ГИСУ директоры Марат Айзатуллин котлады.
Төзүче көненә шулай ук Россиянең танылган хоккейчысы, «Ак Барс» ХК уенчысы, бин тапкыр Гагарин Кубогына ия булган Данис Зарипов та килде. Ул Лаеш шәһәренә Гагарин Кубогын алып килгән. Бу ТР ГИСУ хезмәткәрләре өчен сюрприз булды. Данис Зарипов барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, төзүчеләргә эшләрендә уңышлар, кызыклы проектлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде. Хоккейчыны озак җибәрмәделәр, һәркем легенде белән фотога төшәргә теләде.
Бәйрәмдә Татарстанның билгеле артистлары һәм коллективлары, Данир Сабиров һәм Радик Elvin Grey Юльякшин чыгыш ясады.
ТР Лаеш шәһәре матбугат хезмәте