Лаеш районы Татарстан Республикасы районнары командалары арасында «Готов к труду и обороне» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Кышкы фестивалендә 1 урын алды. Җиңүче кубогын, диплом һәм 30 000 сумга сертификатны бүген Казанда Физик культура көнендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлиева кулыннан Лаеш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ильяс Халиков алды. Бу Физкультурачы көненә үзенә күрә бер бүләк булды. Аны Лаешта футбол буенча район турнирының финал матчлары белән билгеләп үттеләр. Уенга шулай ук Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин да килде, ул ярышларның иганәчесе булып тора.
Финал матчлары киеренке һәм кызыклы булды, җиңүчене пинальтидан соң гына билгели алдылар. Ул Лаеш 2 командасы, икенче урында Столбище командасы, өченчедә – Лаеш 1. Җиңү кубогын, медальләр һәм акчалата призларны футболчыларга Михаил Фадеев һәм Дмитрий Самаренкин тапшырды. Сүз уңаеннан, командалар шул тәртиптә 40, 30 һәм 25 мең сум акча, шулай ук бүләкләр – ярышлар иганәчесеннән продукцияләр пакеты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте