12 августта Татарстанда республика блог-туры старт ала, аның барышында популяр татар блогерлары республиканың берничә шәһәрендә һәм районында булачак.
Очрашулар барышында блогерлар Ринат Галиахметов (@Tatar__malay) һәм Ильназ Габидуллин (@kizik_mizik) социаль челтәрләрдә аккаунтларны алга этәрүдә, комментарияләрдәге негативлык һәм «троллинг» белән көрәштә һәм аудиторияне арттыру ысулларында үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
14 августта блогерлар Әлмәттә булачак, 15 августта – Чистайда, 16 августта – Лаешта, 17 августта – Кукмара, 18 августта – Арча, 19 августта – Мамадыш, 20 августта – Яр Чаллыда.
Лекторийлар уздыру датасы һәм урыны турында тулырак мәгълүматны блогерларның үз битләреннән белергә була.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте