Ул “Спортивная” станциясе”, “Южный парк” һәм “Времена года” торак комплексларын берләштерәчәк һәм Казан - Боровое Матюшино юлы белән тоташачак.
Озынлыгы 5,5 км булган транспорт чишелеше “Времена года” һәм “Спортивная” станциясе” торак комплексларын Казан - Боровое Матюшино автолы белән тоташтырачак. Икенче тармак юлны “Южный парк” ТК белән бәйли. Җәмәгать транспорты өчен ике тукталыш җиһазларга планлаштыралар, аларда инде аэроэкспресс туктала.
Әлеге трасса көн саен 30 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтер дип уйлыйлар.
Проект республика хакимияте ярдәмендә “Суварстроит” компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте