Бүген Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрде. Аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: страус фермасы проектын гамәлгә ашыру, төзелеш өлкәсендә тәкъдимнәр, хуҗалык кибете ачу, тышкы рекламаны үстерү. Аларның барысы буенча да Михаил Афанасьев кирәкле күрсәтмәләр бирде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте