Кышка әзерләнү сезонының иң кызган чоры. Ә бу шуны аңлата: “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре җиң сызганып үзләре хезмәт күрсәтә торган кешеләргәяшелчәләр консервацияли башлады. Үстергән бар уңышны җыен сакларга салып куярга кирәк. Сакларга куярга гына түгел, ә алар киләсе уңышка кадәр җитәрлек итеп эшләргә, үз карамагыбыздагыларны сыйфатлы һәм файдалы продукция белән тәэмин итәргә кирәк.