Карадули авылы китапханәсе китапханәчесе Гармонова Любовь Анатольевна Нармонка авылы китапханәсе китапханәчесе Еронтьева Ирина Владимировна белән берлектә китапханә дәресе үткәрделәр. Аның темасы белешмәлек әдәбият һәм аның белән эшләргә өйрәтү. Китапханәчеләр балаларга барлык күренешләр һәм предметларның үз атамалары булуы һәм бу гаять күп сүзләрнең сүзлекләрдә җыелганлыгы турында сөйләделәр. Балалар китапханәдә булган энциклопедияләр һәм сүзлекләр белән таныштылар: «Толковые словарь Д.Н. Ушакова и С.И. Ожегова», «Я познаю мир», «Всё обо всём», «Большая энциклопедия школьника», «Большая иллюстрированная энциклопедия эрудита» һәм башкалар. Аннан соң алар энциклопедияләрнең кече туганнары – белешмәлекләр белән таныштылар. Алар да зур кызыксыну уятты, чөнки бизәлекләре һәм темалар төрлелеге ягыннан энциклопедияләрдән калышмыйлар: космос, бөек ачышлар һәм уйлар табулар, хәрби кораллар, хайваннар һәм башкалар. Сәяхәт азагында балаларның китапханә дәресендә белгән мәгълүматлары буенча зур булмаган блиц-сораштыру үткәрелде. Чарага «В мире словарей и энциклопедий» китап күргәзмәсе оештырылды.