Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.
Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Филимоненко доклад ясады.
Халыкка хезмәт күрсәтү буенча «Лаишевский» участогы – “Единый расчетный центр» - «Татэнергосбыт» ЧҖҖ җитәкчесе Татьяна Измайлова торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен электрон түләүләр турында сөйләде.
Кертелгән «бизнес-брейк» кысаларында киңәшмәдә «Егорьевские теплицы» ЧҖҖ директоры Рамил Мәрдәнов чыгыш ясады, аның предприятиесе яшел тәмләткечләр үстерү һәм сату белән шөгыльләнә. «Бизнес-брейк» “эшлекле дүшәмбе” көн тәртибенә район башлыгы Михаил Афанасьев тарафыннан Лаеш районының кече һәм урта бизнесы субъектлары эшчәнлеге белән танышу өчен кертелде.
Рамил Мәрдәнов компания эшчәнлеге турында сөйләде һәм яхшы хезмәткәрләргә сорау барлыгын ассызыклады. Аның сүзләре буенча, теплицаларда суган, петрушка, базилик, укроп үстерелә, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдән экзотик яшел тәмләткечләр дә сату мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта продукцияне күп кенә сәүдә челтәрләренә җибәрәләр, сорау арта гына бара, тәмләткечләрне илнең башка төбәкләренә, шул исәптәнКоми Республикасына да җибәрәләр.
Михаил Афанасьев предприятиенең төбәктә эре хуҗалыкка әйләнү мөмкинлеген билгеләде, өстәвенә «Егорьевские теплицы» урнашкан территориядә якын арада агрополис барлыкка киләчәк. Район башлыгы сүзләре буенча, бу юнәлеш үзләрендә яшел тәмләткечләр үстерүче һәм предприятие белән кооперациядә эшләргә теләүче авыл кешеләрен дә кызыксындыра ала. “Безнең бурыч – кешеләрне уяту һәм үзмәшгульлеккә чыгару”, - дип өстәде Михаил Афанасьев.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте