Над Родиной взмывает триколор,
Как символ нашей истинной Отчизны.
Российский флаг известен с давних пор,
В нем – наша сущность, вера и единство.
И.Сорокин
Россия флагы көне – ул россиялеләрнең барлык буыннары өчен бөек ил тарихын хөрмәтләү билгесе. Өч төсле байрак аерылгысыз рәвештә Россия дәүләте барлыкка килү белән бәйләнгән, ул сугышчан җиңүләр һәм казанышлар символы булды. Һәр елны 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр.
Үзәк китапханә «Над нами реет флаг России» акциясе үткәрде, аның барышында китапханә хезмәткәрләре китап укучыларга Россия өчколоры барлыкка килү һәм “аның тормышы”, Россия флагы төсендәге тасмалар тарихыннан кызыклы фактлар булган мәгълүмати буклетлар тараттылар.