Роберт Миңнуллин иҗатында балачак иле

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Татар шагыйре Роберта  Миңнуллин юбилеена Габишево авылы китапханәсендә «Страна детства в творчестве Роберта Миннуллина» исеме астында шигърият сәгате үткәрелде. Аңа «Одуванчик» б/к әзерлек төркеме балалары чакырылды. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин – Г.Тукай, М,Җәлил исемендәге республика әдәби премияләре һәм Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара премия лауреаты. Ул язган шигырьләр балалар өчен иң яхшы әсәрләрнең халыкара исемлегенә кертелгән, күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән һәм бар дөнья буйлап үз укучысын тапкан. Балалар шагыйрь тормышыннан күп кенә кызыклы фактларны белделәр, анаң әсәрләренең матур бизәлгән басмалары белән таныштылар. Аларга Р.Миңнуллин шигырьләрен укыдылар, аннан соң балалар үзләренең хисләре белән бүлештеләр. Алар өлкән абыйның бала күңелен шулай төгәл аңлый һәм үтеп керә алуына шаккаттылар. Шулай ук алар Р.Миңнуллин сүзләренә җырлар язылуын белделәр һәм аларның берсен –“Яратыгыз” җырын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International