20 августта Казанда яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә кабул итү тантанасы булды. Бу чара “Киләчәк укытучысы”федераль проекты кысаларында оештырылды.
Лаешның интернат-мәктәбен яшь педагоглар Никиткова Анастасия һәм Федорина Юлия тәкъдим итте. Бу көнне яшь укытучылар һөнәри компетенцияләр формалаштыру буенча тренинглар һәм осталык сәгатьләре үттеләр. Һәр чараның дәвамлылыгы мәктәптәге дәрес кебек 45 минут булды.
Катнашучыларның ТР мигариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән аралашуы да 45 минут дәвам итте. Укытучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Ахырдан яшь педагогларга ноутбук алуга исемле сертификатлар һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате тапшырылды.
Яңа уку елы алдыннан һәр яшь педагогка нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, тырыш һәм рәхмәтле укучылар, иминлек һәм шәхси бәхет телисе килә. Һәрбер көн бары уңай тойгылар гына алып килсен!
Барыгызга да уңышлар, сезнең барысы да килеп чыгачак!!!