Лаешта үзебезнең заманча кинозал булачак

2018 елның 24 августы, җомга

Лаеш районының составына мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев, матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев, МБУ «по киновидеообслуживанию населения города Лаишево и Лаишевского района» директоры Айгөл Курченкова һәм учреждение белгече Тимур Сәгыйтов кергән делегациясе эш визиты белән Әлки районында булып кайтты.

Монда район үзәге – Базарлы Матак авылында «Татаркино» ДБУК директоры Миләүшә Айтуганова һәм Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов катнашында заманача кинозал ачылды. Әлеге чара Лаеш районы делегациясе өчен аеруча кызыклы, чөнки якын арада Лаеш шәһәрендә дә заманча санлы кинозал эшли башлаячак. Ул кино сәнгате яратучылар өчен тартып торучы урын булыр.

Чарадан соң делегация Әлки районының социаль-мәдәни объектларында булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International