Очрашу чәчәкләргә багышланган иде һәм чәчәк-музыкаль кунак бүлмәсе формасында үтте. Аны үткәрү урыны Шильниковлар гаиләсенең чәчәк фермасы булды. Гаилә озак еллар чәчәк үстерәләр, салкыннарга кадәр авыл кешеләрен шатландыралар. Чара башында Сокуры авылы китапханәсе китапханәчесе Дебердеева Индира Романовна «Красота, дарующая радость» китап күргәзмәсен тәкъдим итте, чәчәкләр турында легендәлар белән таныштырды. “Хозяюшка” клубы әгъзалары классикларның чәчәкләр турындагы шигырьләрен сөйләделәр, рус композиторларының җырларын башкардылар. Аннан соң чәчәк фермасы хуҗабикәсеШильникова Равкия «Композиция из цветов своими руками» осталык сәгате үткәрде. Ул чүлмәкләрдә гармонияле композицияләр турында, нинди чәчәкләрне бергә утыртырга мөмкинлеге, шулай ук түтәлне ничек бизәргә икәнлеге турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.Чара парк буйлап экскурсия һәм фотосессия белән тәмамланды.