25 августта Лаеш шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең муниципаль август педагогик киңәшмәсе булды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Тамара Федорова катнашты.
Педконференция алдыннан район үзәгенең Державин мәйданында 110 беренче сыйныф укучысына “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе кысаларында.мәктәп җыелмалары, спорт формасы, тимераяк, кәшәкә һәм ракетка тапшырдылар.
2018 елның 1 сентябрендә Лаеш районы мәктәпләре парталары артына 4058 укучы утырачак, аларның 570е беренче сыйныф укучылары. Бу турыда үз чыгышында район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова әйтте.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев шуны искәртте: белем бирүнең сыйфатын тәэмин итү бүгенге көндә мәгариф системасының нәтиҗәлелеге һәм анда үткәрелүче реформаларның ни дәрәҗәдә яхшы булуының төп күрсәткече.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилеТамара Фёдорова болай диде: “Безнең алга Россия һәм Татарстан Хөкүмәте куя торган төп бурыч – белем бирү сыйфатын күтәрү”.
Алга таба Михаил Афанасьев, Тамара Фёдорова һәм Гөлнара Шәрипова иң яхшы мәгариф хезмәткәрләренә бүләк тапшырдылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте