Лаеш районыннан Кузьминнар гаиләсе ТР Президенты исеменнән тантаналы кабул итүдә булып кайтты

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган гадәттәге тантаналы кабул итү булды. Кремльнең Вәкиллек кораусында барлык Татарстаннан килгән 50 гаилә, нигездә күп балалы гаилә җыелды. Лаеш районыннан кабул итүдә Урта Девятово авылында яшәүче Сергей Михайлович һәм ЮлияАльбертовна Кузьминнар гаиләсе катнашты.

“Монда 50 гаилә – яхшыларның иң яхшылары, бөтен республикадан җыелганнар. Менә шундый гаиләләр үрнәгендә без бар республикага ничек дус яшәргә, балаларны, республиканы, илебезне ничек яратырга кирәк булуын күрсәтергә телибез. Монда сез үрнәк булып торасыз. Мин сезнең һәркайсыгызга гаиләгә, балаларга карата мөнәсәбәтегез өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба да сез балаларыгыз өчен үрнәк булып калырсыз, ә алар сез гаиләгездә нигез салган гадәтләрне дәвам итәрләр дип ышанап. Без сезнең белән горурланабыз!” – дип кунакларны сәламләде Рөстәм Миңнеханов.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International