Лаеш районының Каипы авылында бу якшәмбедә Авыл көнен билгеләп үттеләр. Беренче булып аниматорлар катнашында балалар бәйрәме башланды. Малайлар һәм кызлар уйнадылар, биеделәр һәм күңел ачтылар, татлы бүләкләр алдылар. Сувенир лавкалары ачылды, күңелле музыка яңгырады, ә кыр кухнясында ботка пеште. Барысы да бәйрәмгә әзер иде.
Аннан соң бүләкләү башланды. Каипыда уннарча еллар эшләүче басу хезмәтчәннәре, укытучылар, фельдшерлар, тәрбиячеләр Һәм башкалар мактау грамоталары алды.
Бәйрәм концертына Лаеш районының иҗат коллективлары сакырылган иде: Урта Девятоводан «Рябинушка», Сокурыдан «Зоренька» һәм Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге поселоктан «Индиго».
Зимняя Горкада яшәүче Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова бәйрәмнең чакырылган кунагы булды.
Авыл кешеләре кичен соңга кадәр күңел ачтылар. Аларны сыйлар һәм күңелле конкурслар көтте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте