Лаеш районы хуҗалыкларында урып-җыю алдынгыларын билгеләделәр

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Бу атна эчендә урып-җыю кампаниясе алдынгыларын билгеләделәр. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев рәхмәтен һәм акчалата премияне түбәндәгеләр алды: “Нармонка” агрофирмасыннан иң яхшы комбайнчы Илнар Хәсәнов, иң яхшы комбайнчы ярдәмчесе Линар Хәсәнов һәм Илнур Габидуллин, “Атабай” агрофирмасыннан иң яхшы комбайнчы Виталий Леонтьев, «Волжская» агрофирмасыннан иң яхшы йөртүче Габдулла Хәнәфиев.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча Лаеш районында 

-суктырылган 16417 га яки 73% мәйдан;

-сугылган 43 329 тонн ашлык;

-5 940 га яки 58% мәйданга бөртекле культуралар чәчелгән;

-8 500 гектар мәйданда туңга сөрелгән;

-бер шартлы башка 18,2 центнер азык берәмлеге җитештерелгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International