Лаеш районы Габишево авылының Северный микрорайонындасоциаль ипотека программасы буенча 60 квартирлы ике йорт төзелеше дәвам итә. Ул 6 йорттан торучы торак комплекс булачак. 2016 елда беренче ике соципотека йорты куллануга тапшырылды, киләсе елларда анда тагын дүртесе барлыкка киләчәк.
Микрорайонның үзәк өлешендә уңайлы парковка һәм балалар мәйданчыгы җиһазландырылган, алар киңәйтеләчәк, ә янәшәдә балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте