Сокуры авылы китапханәсендә «Правила дорожные – друзья надежные» дигән танып белү-күңел ачу уены үтте. Китапханәче Дебердеева Индира Романовна балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм светофор сигналлары белән таныштырды. Үзеңнең һәм чит кеше гомерен куркыныч астына куймас һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен моны белергә кирәк. Аннан соң балалар ике командага бүленделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә ярыштылар. Алар табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр сөйләделәр, «Перейди улицу», «Светофор», «Кенгуру», «Сороконожка», «Велогонки» һәм башка конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Шулай ук алар «На каком транспорте катались герои сказок?» әдәби викторинасы шартларын бик яхшы үтәделәр. Бу чара авыл мәдәният йорты белән берлектә оештырылган «До свидания лето!» бәйрәменең бер өлеше иде. Балаларга татлы мамык, кукуруз һәм яктырып торучы уенчыклар, шарлар һәм күңелле музыка шатлык өстәде.