Менә инде 70 елдан артык безнең илебез тыныч яши. Сугышның нәрсә икәнен белмәгән буын үсеп җитте. Әмма XXI гасыр Җиребезгә яңа бәлаләралып килде, аның символы “террорчылык” сүзе. Безнең заманга да теракт, террорчылык кебек сүзләр керде.
2004 елда Беслан шәһәрендә булган куркыныч теракт үзенең кансызлыгы һәм кешелек тарихында аналоглары булмау белән бар дөньяны тетрәтте. Беркем дә моңа кадәр максатчан төстә балаларга һөҗүм итмәгән.
Бүген, 3 сентябрьдә Лаеш интернат мәктәбе укучылары өчен Лаеш шәһәренең “Район мәдәният йорты” МБУК һәм “Халыкка кино-видео хезмәте күрсәтү” МБУ белгечләре тарафыннан ул куркыныч көннәрдә һәлак булганнар истәлегенә багышланган чара оештырылды. Балалар игътибарына ул куркыныч фаҗигадә һәлак булган балаларның әниләренең истәлекләре фильмы тәкъдим ителде. «Иң мөһиме, тынычлык булсын, күз яшьләре һәм кайгылар булмасын, сугыш һәм террорчылык булмасын», - дип яңгырады аналарның сүзләре.