Театральләштерү элементлары белән «Путешествие в страну Знаний» әдәби бәйрәме.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Белем көненә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Лаешның 2нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен театральләштерү элементлары белән «Путешествие в страну Знаний» әдәби бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм алып баручының сәламләве белән башланды, ул балаларны чын укучылар сыйфатлары белән таныштырды. Балалар «Собери портфель» конкурсында катнаштылар һәм мәктәп кирәк-яракларының тулы җыелмасы белән үзләренең беренче дәресләренә киттеләр. Команда ярышларында балалар үзләренең тапкырлыкларын һәм математика, рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә белемрәрен күрсәттеләр, анда балаларга 0 дән 10 кадәр саннарны җыярга, булган хәрефләр җыелмасыннан сүзләр төзергә тәкъдим ителде. Укучылар биремнәрне үтәгәндә класска икеле капчыгы Генка керде, ул үзенә ярдәмчеләр һәм дуслар эзли. Балаларны сынау өчен ул «Лепесток знаний» ярдәмендә белемнәрен тикшерергә тәкъдим итте, үз чиратында чәчәк таҗларында язылган бар сыйфатларга ия булганнарга чәчәк бүләк итәргә вәгдә бирде. Балалар аның биремнәоен бик теләп үтәделәр.

Чара азагында балаларга яхшы укучы антын хор белән әйтергә тәкъдим ителде.

Саубуллашканда алып баручы һәм Генка балаларга яхшы уку өчен берничә кыйммәтле киңәш бирделәр һәм Белем иле буйлап узасы юлларында уңышлар теләделәр.

Чара үткәрү өчен «Первый школьный звонок – нас зовёт на урок!» китап күргәзмәсе оештырылган иде. Ул ике бүлектән тора: «Твои ровесники на страницах книг…» һәм «На переменке не скучай – книги умные читай!». Беренче бүлектә Н.Носов, Л.Толстой,  И.Пивоварова, В.Голявкин, В.Драгунский, И.Антонова, М.Зощенко, А.Аверченко, Л.Давыдычев һәм башкаларның мәктәп тормышының кызыклы вакыйгалары турында сөйли торган әсәрләре куелган. Икенче бүлектә төрле тармаклар буенча энциклопедияләр тәкъдим ителгән.

Очрашу турында истәлеккә балаларга зур булмаган бүләкләр раскраска-китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International