4 сентябрьдә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар белән “Экстремизмга – Юк!” ункөнлеге кысаларында «Дети Беслана» презентациясен карау һәм «Патриотическое воспитание граждан в РФ» дәүләт программасы кысаларында «Полководцы Великой Отечественной войны» викторинасы үтте.
Үсмерләр Беслан мәктәбендәге теракт турында мәгълүматны игътибар белән тыңладылар һәм викторинада актив катнаштылар, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре биргән сорауларга җавап бирделәр.
Әлеге чаралар укучыларның кайгыртучанлык, кеше кайгысын аңлый белү, дөнья мәдәнияте кыйммәтләр ориентирларын ныгытуга һәм үсмерләрнең Бөек Ватан сугышы турында белем алуына һәм киңәюенә этәргеч бирә.