Чираттагы мәртәбә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләрендә кунакта инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге балалары булды. Алар өчен театральләштерү элементлары булган “Мәктәп еллары – искиткеч” уен-дәресе үткәрелде.
Чара кысаларында балалар бәйрәм тарихы белән таныштырдылар һәм «Что возьмём с собой в портфель», математик табышмаклар, әдәби лото, сүзне җый, әкият героен таны һәм башка күп конкурсларда катнаштылар. Чара азагында балалар чын укучы антын әйттеләр һәм шаян күрәзәлек – киләсе уку елына фараз тыңладылар.
Очрашу турында истәлек итеп барысына да бүләкләр – китаплар тапшырылды.