9 сентябрьдә бөек рус язучысы Л.Н.Толстой тууна 190 ел була. Пәрәү авылы китапханәсендә "Человек, любящий детей" исеме астында чара узды. Китапханәгә 5 сыйныф укучылары чакырылган иде. Лев Толстой өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә язган. Балалар өчен язылган зур булмаган хикәяләрендә ул көчсезләрне кайгырту һәм ярдәм итү, чын дуслык һәм кыюлык турында, кешеләргә яхшылык эшләргә кирәклеге турында яза. Чара барышында балалар бөек язучы тормышыннан күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Бөек классик әсәрләрен искә төшереп викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр. Толстой балалар өчен укытучы булып тора, аларга моральнең төп күнекмәләрен бирә. Аның әсәрләре балаларда күп файдалы һәм мөһим сыйфатлар булдыра, тирә-як мохитне яхшырак күрергә һәм аңларга өйрәтә.