«Игелек юлында».

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ЛТЭТ студентлары арасыннан “Дорогою добра” отряды волонтерлары белән “Игелек эшлибез” темасына Түгәрәк өстәл утырышы булды.

Очрашу кысаларында волонтерлык хәрәкәтен үстерү стратегияләре мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Иреклеләр берләшмәсе әгъзаларына социаль хезмәт күрсәтүдәгегражданнар категорияләре һәм аларга кирәк булган ярдәм турында мәгълүмат бирелде. Түгәрәк өстәл утырышы барышында балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге гражданнарга ирекле ярдәм күрсәтү буенча эш планы эшләнде һәм расланды.

Планга кертелгән чараларның төп бурычлары түбәндәгеләр:  балигъ булмаганнарга үз юлларын табарга һәм максатларына ирешергә ярдәм итү, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, социаль адаптация, көнкүреш ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International