Ясалма кояш сәламәтлеккә зыян сала

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Чынлыкта ультрафиолет тәэсире никадәр файдалы яки зыянлы. Кызынган тирең булу – ул яхшы, әмма үзеңнең тиреңне кояш астында тоту яки моның өчен солярийга бару чыннан да кирәкме?

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә безгә табиб-кардиолог, терапевт, Россия кардиология җәмгыятенең гамәлдәге әгъзасы, терапевтларның Евразия ассоциациясенең гамәлдәге әгъзасы Шаһидуллина Альбина Фәнис кызы ярдәм итәр.

Альбина Фәнисовна, күпләр телевидение һәм радио аша солярийларның зыяны турында ишетте инде. Әмма әлеге ысул белән кызыну яклылар үз аргументларын китерәләр. Мәсәлән Д витамины эшләп чыгырырга булыша. Бу дөресме?

Кайбер кешеләргә Д витамины җытеп бетми икән, бу дефицитны кызыну җайланмасы ярдәмендә генә түгел, ә күбрәк кирәкле туклану рационы кулланып тулыландырырга мөмкин.

Тагын бер аргумент – солярийлар ярдәмендә билгеле бер авыруларны дәвалау...

Гомумән, медицина контролендә кызыну җайланмасын куллану бик сирәк һәм аерым очракларда гына тәкъдим ителергә мөмкин. Әмма мондый дәвалау квалифицияле белгечләр күзәтүе астында һәм шуңа туры килүче медицина учреждениеләрендә генә үткәрелергә тиеш, ә коммерция салоннарында, яки йорт шартларында түгел.

Солярийга йөрү аркасында онкология авырулары гына түгел, башка күп төрле авырулар да килеп чыга, мәсәлән кешенең тән тиресе структур яктан зарарлана, күз авырулары килеп чыга, иммун системасы хәлсезләнә, ә бу йогышлы авырулар белән авыру куркынычын арттыра.

Ә солярийга йөрү бөтенләй тыелган кешеләр бармы?

Табиблар берләшмәсе солярий һәркемгә дә зыянлы дигән фикердә тора.

Солярийга барырга теләгән кешеләргә киңәшләр бармы?

Киңәш бик гади – солярийга бармаска!

Авырмагыз, сәламәтлек булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International