Пәрәү авылында К.Тинчурин исемендәге театр артисты Тимергали Зиннуровны искә алдылар

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген Пәрәү авылына директоры Фәнис Мөсәгыйтов җитәкчелегендә тулы составта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары килде. Алар Лаеш районы Пәрәү авылында туган, моннан бер ел элек вафат булган коллегалары Тимергали Зиннуровны искә алдылар. Чарада шулай ук ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, артистның туганнары һәм авылдашлары катнашты. Тимергали Зиннур улы адресына дуслары – Татарстанның танылган артистлары Исламия Мәхмүтова, Әзһәр Шакиров, Рәдиф Сәгъди, Искәндәр Биктаһиров тарафыннан күп кенә җылы сүзләр әйтелде, шулай ук теләге булган башкалар да үз сүзен әйтә алды. Аннан соң танылган артист каберенә куелган ташны ачу булды. Ул аның коллегалары – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары акчасына ясалган. Аннан соң Тимергали Зиннуров каберенә чәчәкләр салдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International