Быел Лаеш шәһәренә 461, а районга 91 ел була.
Лаешта шәһәр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары “Кама диңгезе” пляжында башланып китте. Анда беренче тапкыр ТР прокуроры Кубогына пляж волейболы буенча турнир булды. Илдус Нәфыйков шәхсән үзе дә ярышларда катнашты. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә ул турнирда катнашучыларны сәламләде, алар исә Россиянең 7 төбәгеннән килгән: Урал федераль округы, Идел буе федераль округы, Марий Эл һәм Киров өлкәсе. Турнирның төп трофеен Татарстан командасы яулады.
Лаешның Собор мәйданында декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе, “Родные просторы” фотокүргәзмәсе, интерактив, фольклор һәм уен мәйданчыклары, күңел ачу аттракционнары һәм театр почмагы тәкъдим ителгән иде. Иртәдән Лаешның Җиңү паркында Лаеш шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында «Страна цветочных мастеров» дигән чәчәк һәм яшелчәләр композицияләре күргәзмәсе үтте, шунда ук балалар өчен «Дети наше будущее» бәйрәме оештырылды.
Аннан соң Шәһәр көнен тантаналы ачу булды. Михаил Афанасьев лаешлыларны бәйрәм белән котлады. Ул Лаеш районының республикада алдынгы урыннарның берсен алып торуын билгеләде. Чыгышыннан соң ул лаешлыларга республика һәм район бүләкләрен тапшырды. Мәсәлән, быел Казан медик-инструментлар заводы директоры Нур Шакиров Лаеш районы социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүе өчен медаль белән бүләкләнде, ә Лаеш районы ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов шәһәрнең һәм районның мактаулы кешесе булды.
Соңрак Собор мәйданында Лаеш районының үзешчән коллективлары һәм Казаннан чакырылган артистлар катнашында бәйрәм концерты булды, ә Алексей КОТЛОВ (DjДождик) Шәһәр көненең махсус кунагы булды.
Кичен яшьләр өчен дискотека оештырылды, ә Шәһәр көненең кульминациясе – ул матур салют.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте