Лаеш шәһәре көнендә РФ ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдерахманов Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев белән бергә Лаешның 1нче гимназиясендә булдылар. Учреждениенең яшь инспекторлары кунакларга виртуозларча велосипедта йөрүләрен күрсәттеләр һәм яшьтәшләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бернинди тайпылышсыз үтәргә өндәделәр.
Республиканың дәүләт автоинспекциясе башлыгы балаларны юлда игътибарлы булырга чакырды һәм укучыларга юл хәрәкәтә кагыйдәләре буенча практик дәресләр өчен велосипедлар тапшырды.
Моннан тыш, Лаеш шәһәре Җиңү паркында «Дети – наше будущее» бәйрәме кысаларында «Автокресло – детям» махсус акциясе үтте.
Сәхнәдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына спектакль күрсәттеләр, ә аннан соң викторина булды, анда җиңүчегә балаларны тотып тору җайланмасы тапшырдылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте