11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне үтә һәм бүген «Дорогою добра» отряды волонтерлары Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Лаеш шәһәре кешеләренә «Трезвость выбор сильных» буклетларын тарату буенча акция үткәрделәр.
Акыллы һәм аңлы төстә аек тормыш рәвешен сайлау – хәзерге җәмгыять алдында торучы төп бурычларның берсе. Һәм бу көнне Россиянең күп кенә шәһәрләрендә төрле иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары көче белән тематик акцияләр, күргәзмәләр, флешмоблар һәм башка чаралар үткәрелә.