2018 елның 11 декабрендә рус язучысы, драматургы, җәмәгать эшлеклесе Александр Исаевич Солженицын тууга 100 ел тула. Ул Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле.
11 сентябрьдә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре язучының юбилей датасына багышланган «Истинный патриот и гражданин своей Родины» Бердәм әдәби сәгатьтә катнаштылар. Ул Лаешның 1 гимназиясе 9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Чара кысаларында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Алып баручының сөйләве слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.
Чара кысаларында балалар язучының «Дороженька», «Хлебные чётки», «Отречение» һәм башка шигырьләре белән таныштылар, шулай ук төп әсәрләре «Архипелаг ГУЛАГ», «В круге первом», «Один день Ивана Денисовича», «Матрёнин двор», «Раковый корпус», «Крохотки» һәм башкаларның кыскача эчтәлеген тыңладылар.
Язучының юбилей датасына Үзәк балалар китапханәсендә «Неповторимый талант России» күргәзмә-истәлек оештырылган. Анда язучының китапханә фондында булган иң билгеле әсәрләре тәкъдим ителгән. Моннан тыш яшь укучылар күргәзмәдә А.И.Солженицынның чын-чынлап канатлы фразага әйләнгән афоризмнары белән таныша алалар. Күргәзмәдә язучы гомеренең төрле елларында алган бүләкләре исемлеге бирелгән.
Теләге булган һәркемне китапханәгә килеп А.И.Солженицын иҗаты белән танышырга чакырабыз.