Лаешта “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерә башладылар.

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә «Россия-1» телеканалы өчен Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зулейха открывает глаза» сериалын төшерә башладылар. Исегезгә төшерәбез, Кама буенда бик зур декорацияләр – Семрук тарихи поселениясе төзелде.

Төшерү мәйданчыгында инде төшерү эшләре бара, төп рольне башкаручы Чулпан Хаматова да картинада эшкә кушылды. Моңа кадәр «Зулейха открывает глаза» романы авторы Гүзәл Яхина әти-әнисе белән сериал төшерү өчен ясалган декорацияләрне карап чыкты. Семрук тарихи авылында Казан мэры Илсур Метшин да булды. Ул төшерү төркеменә уңышлы эшләр теләде һәм Чулпан Хаматова белән Гүзәл Яхинага чәчәк тапшырды. Аннан соң Казан мэры декорацияләрне карады. Кунакларны шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев сәламләде.

Сериалның массакүләм урыннарында алдан кастинг үткән Лаеш районы кешеләре дә катнаша.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International