Габишево авылы китапханәсе каршындагы «Книжный сундучок» түгәрәге җәйге каникулдан соң үз эшен яңадан башлап җибәрде. Китапханәчеләр түгәрәккә йөрүчеләрне Борис Заходер тууның 100 еллыгына багышланган шигъри бәйрәмгә чакырдылар. Борис Владимирович Заходер – рус һәм совет шагыйре, язучы, тәрҗемәче. Хәзерге балалар язучылары арасында ул аерым урын алып тора. «Пока мечтать умеют дети» презентациясе балаларны аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Түгәрәк әгъзалары гаҗәеп Вообразилия илендә булдылар, аңа хыяллана белгән һәм фантазиягә бай һәркем эләгә ала. Алар монда яшәүче хайваннар – Окапи, Кавот, Камут һәм Ктототам белән таныштылар. Алфавитта беренче буласы килеп баш күтәргән Я хәрефе турында аудиоязма тыңладылар. Балалар җырладылар, табышмакларга җавап таптылар, язучы иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм «Обо всем на свете» мультфильмын карау белән төгәлләнде.