Бу көннәрдә «Казан» агросәнәгать паркында бакчачыларның «Бакча-2018» бәйрәме үтә. Анда үз продукцияләрен Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Әлмәт районнары, Казан һәм Ял Чаллының әйдәүче коммерциячел булмаганбакчачылык ширкәтләре тәкъдим итә. Бакчачы көненә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аны Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов әйдәүче СНТлар продукциясе белән танышты, инвентарь, авыл хуҗалыгы техникасы һәм үсентеләр ярминкәсен бәяләде. Ул Лаеш утарына да керде, бакчачылар белән аралашты.
Үз чыгышында ТР Президенты бакчачыларны “фидакарь кешеләр плеядасы” дип атады.
«Бакча» бәйрәме Татарстанда бакчачылыкны популярлаштыру өчен каралган. Аңа килүчеләр продукция күргәзмәсе белән танышып кына калмыйча, лекцияләр тыңлый һәм бакчачылык клубларының осталык сәгатьләрендә катнаша да алдылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте