Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Филимоненко доклад ясады. Район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Олег Емелин җылыту сезонына әзерлек турында сөйләде. Район башлыгы бернинди өзеклекләр һәм ЧПлар булмаска тиешлеге турында кисәтте, барысының да оешкан төстә “сәгать кебек” эшләве мөһим, диде.

Халыкны диспансерлаштыру барышы белән киңәшмәдә катнашучыларны үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова таныштырды.

“Эшлекле дүшәмбедә” кертелгән «бизнес-брейк» кысаларында шәхси эшмәкәр Гөлназ Уразова чыгыш ясады. Ул “Хәләл” стандартлары буенча ярымфабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнә.

Михаил Афанасьев мондый инициативалы кешеләрнең район байлыгы булуын һәм аларны табып ярдәм итәргә кирәклеген билгеләде.

Киңәшмәнең икенче өлеше район авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, аның барышында шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре дә карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International