Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә алган гаилә

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан ТР Министрлар Кабинетының №604 «О реализации  пилотного проекта «Приемная семья для пожилого человека» Карары көченә керде.

Пилот проект кысаларында тәрбиягә алган гаиләдә яшәүгә өлкән яшьтәге кешеләр исәп итә ала: республиканың социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләрендә яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60тан узган ирләр, шулай ук үзенә-үзе хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль төстә хәрәкәтләнү, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү сәләтен яки мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалту белән бәйле рәвештә, соци­аль яклау органнары тарафыннан стаци­онар формада социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган ялгыз яки ялгыз яшәүче өлкән кешеләр.

Проект буенча, әгәр ярдәмче үз гаиләсенә өлкән кешене ала һәм аны карый икән, ай саен акчалата түләү каралган:

- III группа инвалид яки инвалидлыгы булмаган граждан өчен – 4 мең сум;

- II группа инвалид өчен - 6 мең сум;

- I группа инвалид өчен - 8 мең сум.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге кеше тәрбиягә алган гаилә бюджетына 75 про­центка кадәр үзенең айлык керемен кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International