Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Профилактика наркомании среди населения Республики Татарстан» программасы кысаларында үз фикереңне аргументлау, үз мәнфәгатьләреңне яклау буенча («Горе» рус халык әкияте материаллары буенча) метафорик тренинг үтте.
Әкиятне укыганнан соң үсмерләр әлеге тематика сораулары буенча актив төстә фикер алыштылар, шулай ук үз тәэсирләре белән бүлештеләр.
Бу тренингның максаты – үсмерләрдә үз-үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләре формалаштыру.