Башлангыч сыйныф укучылары өчен уен программасы үткәрелде

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Орел авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Золотая осень» уен программасы үткәрелде. Балалар китапханәче Садриева Фәридә Вәлиулла кызының көз турында сөйләвен бик теләп тыңладылар, үзләре дә рус шагыйрьләре шигырьләрен сөйләделәр, көзге табышмакларга җаваплар таптылар. «Узнай по вкусу овощ», «Листопад», «Дождь, дождь», «Грибная поляна» уеннарында актив катнаштылар. Чара өчен «Осенняя фантазия» күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Орел мәктәбенең кече сыйныф укучылары эшләнмәләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International