Ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары үтте

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Краснодар краеның Гулькевичи шәһәрендә 2001-2003 елгы кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Алар Кубаньда ирекле көрәшкә нигез салган В.А.Москаленко истәлегенә багышланган. Ярышларда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән150 спортчы катнашты.

Лаеш районы КДЮСШы тәрбияләнүчеләре ярышларда катнашты. 65 кг авырлык категориясендә Архипова Галина беренче урын алды, Ганицева Дарья – үз авырлык категориясендә икенче урында. Кызларны һәм тренерны котлыйбыз. Спортчыларны укытучы-тренер Е.М.Атарский  әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International