Никольский авылына Мәскәү һәм Пермьнан туристлар килде

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш районы этник маршруты кысаларында, "Каравон"  ансамблендә кунакта Мәскәү һәм Пермьнән җыелма туристик төркем булды. Ансамбль белән очрашуда кунаклар җирле рус гореф-гадәтләре буенча пешерелгән икмәкне авыз иттеләр, “Каравон уйнау” традициясе белән таныштылар, шулай ук ансамбльгә йөрүчеләр ясаган сувенир продукциясен сатып алдылар. Экскурсиянең икенче өлешендә кунаклар гадәткә кергәнчә «Каравон» ансамбленең 30 еллыгы хөрмәтенә быел төзелгән «Русское подворье»га килделәр. Кунаклар Никольскийда беренче тапкыр һәм авылда борынгы рус хороводы традицияләре саклануга шактый гаҗәпләнделәр. Алар авыл кешеләренә җылы һәм якын итеп каршы алулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм «Каравон»ның алдагы фестиваленә килергә вәгъдә бирделәр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International