Казан шәһәре укчылары өчен экскурсия маршруты

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 20 сентябрьдә, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Гимназия № 179» МБОУ укучылары Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена килделәр. Аларны Лаеш өязе турында театральләштерелгән программа белән Екатерина II һәм Екатерина Дашкова каршы алды. Балаларны Лаеш ягы тарихы, безнең яктан чыккан танылган кешеләр белән таныштырдылар, алар «Я – юный археолог» интерактив уенында катнаштылар һәм мавыгып, кызыксынып мозаик үрү буенча осталык сәгатен башкардылар.

Экскурсия маршрутына түбәндәгеләр кертелгән: Сугышчан Дан музее буйлап  экскурсия, истәлекле тарихи урыннар һәм объектлар буйлап йөрү, тимерчелек эше осталыгын күрсәтү өчен тимерчелеккә бару һәм шәһәрнең Яр буе буйлап йөрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International