Имәнкискә авылында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар булды

2018 елның 21 сентябре, җомга

Имәнкискә авылында И.Р.Сәетова КФХ басуларында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча район семинары узды. Аның кысаларында «Гелиос агро» һәм «Сабагро» компанияләре тарафыннан Лаеш районы администрациясе белән берлектә оештырылган «Massey Ferguson», «Horsch», «Challenger» һәм «Valtra» брендларының үзйөрешле, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникаларын эксклюзив күрсәтү булды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгат Таһирҗанов һәм республика районнары авыл хуҗалыгы берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Семинар барышында туфракны дөрес эшкәртүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм шунда ук катнашучыларга иң заманча җайланмалары булган иң яңа авыл хуҗалыгы техникасын тәкъдим иттеләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International