Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов тууга 95 ел.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Сентябрьдә авар шагыйре Рәсүл Гамзатов тууга 95 ел булды. Әлеге вакыйгага бәйле төстә Каипы авылы мәдәният йортында "Русские напевы” клубында катнашучылар әдәби кунакханәгә җыелдылар. Авыл китапханәсе китапханәчесе Сәгъдиева Дамира Мөбарәкша кызы шагыйрьнең тормышындагы кызыклы фактлар турында,  атаклы «Журавли» җыры барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Әлеге җырның Марк Бернес башкаруындагы беренче язмасын тыңладылар. Әдәби кунакханәдә "Русские напевы” клубы әгъзалары башкаруында Рәсүл Гамзатов шигырьләре һәм, әлбәттә, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International