«Мате: плюс”: мәктәпкәчә яшьтәгеләргә математик белем бирүгә заманча якын килү”

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 21 сентябрендә Лаешның «Березка» балалар бакчасы базасында «Мате: плюс» с использованием учебно-методического комплекса «Мате:плюс: Математика в детском саду» белем бирү программасы буенча Федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеге кысаларында «Мате: плюс»: современные подходы к математическому образованию дошкольников» темасына республика семинары булды.

Семинарда катнаштылар: С.Н.Башинова, Татарстан Республикасымәгарифне үстерү институты ДПО ГАОУның мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, психологик фәннәр кандидаты, “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе” МКУ начальнигы Г.Х.Шәрипова, урынбасары Л.И.Хөсәенова, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Ю.А.Тиханова, ТРның Буа, Яшел Үзән, Питрәч районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары.

Семинар барышында программаны гамәлгә ашыруның беренче этабы нәтиҗәләре һәм киләчәк эшләр планы турында фикер алыштылар. «Березка» балалар бакчасы педагоглары әлеге юнәлештә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тәрбиячеләр Е.Н.Постнова, Л.Н.Егорова, Н.М. Галимуллина, Л.Н.Ардашева үз эш ысулларын практикада күрсәтте.

Чара вакыты чикләнгән булуга карамастан, «Березка» коллективы үзенең «Семь нот! А сколько вариаций!» визит карточкасында математик белем бирү темасын ачып биреп кенә калмыйча, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр тормышы һәм эшчәнлеге белән, аларның социум һәм РДШ белән үзара мөнәсәбәте белән таныштыра да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International