Социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын бәяләү буенча күчмә эчке контроль үткәрү кысаларында Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәткәрләр белән бергә бер үк вакытта үз карамакларындагы һәр инвалид белән социаль хезмәтләр җыелмасының кирәклеге турында, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартуның кирәкмәгән нәтиҗәләре, социаль пакет алуга хокукларны яңадан кайтару турында индивидуаль эш алып баралар. Шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту турында карар кабул иткәнче мәҗбүри төстә дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәклеге турында мәгълүмат бирәләр.
Әңгәмә азагында белешмәлекләр тапшыралар.