Калуга өлкәсе делегациясе тәҗрибә уртаклашу кысаларында Лаеш районына килде

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Лаеш районына эш визиты белән Калуга өлкәсенең составында муниципалитетларның мәдәният бүлеге җитәкчеләре булган делегациясе килде. Аны өлкәнең мәдәният министры урынбасары Оксана Оксюта җитәкләде.

Кунаклар Лаеш районы буйлап сәяхәт иттеләр, Никольский авылында, Кече Елгада, «Зулейха открывает глаза» сериалы төшерелә торган урында, район китапханәсендә һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар.

Моннан соң район мәдәният йортында делегация һәм ТР районнары мәдәният бүлекләре начальниклары катнашында «Актуальные вопросы развития культуры Республики Татарстан и Калужской области» темасына киңәшмә булды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Калуга өлкәсе мәдәният министры урынбасары Оксана Оксюта, ике яктан да мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Кунакларны сәламләгәннән соң, Михаил Афанасьев мәдәниятне үстерү мәсьәләсенең Лаеш районында һәм гомумән Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләде.

Ә Ирада Әюпова сүзләре буенча, тармакның бүгенге көнгә төп бурычы – кешеләрне мәдәнияткә тарту, һәркемнең китапханәләр, клублар һәм театрларның әһәмиятен һәм кирәклеген аңлавын тәэмин итү.

Оксана Оксюта Калуга өлкәсе хезмәттәшләре белән үзенең Лаеш районында һәм тулаем Татарстанда мәдәнияткә карата нинди мөнәсәбәт формалашуга шаккатуларын билгеләп үтте. Чыгышы азагында ул Лаеш районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен Калуга өлкәсенә чакырды, анда коллегалары тармакны үстерү буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер.

Киңәшмәдә тармакның әһәмиятле мәсьәләләре күтәрелде – бу кадрлар җәлеп итү, муниципалитетның мәдәни тормышын тулыландыру һәм Россия халыкларының милли традицияләрен саклау.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International