Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында яшәүчеләр!
Хәбәр итәбез, 2018 елның 2 октябрендә 10.00 дә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр.
Белгечләр сезгә алиментлар алуга гаризаны ничек тапшырырга, нинди документлар җыярга һәм дәгъва гаризасын ничек язарга икәнен аңлатачаклар, шулай ук сез үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап ала алачаксыз.
Белешмәләр 884378/2-56-70 телефоны буенча (Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге).