Көзге салкыннар башлану белән бәйле төстә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтүдәге олы яшьтәге гражданнарның өйләрендә җылыту сезонына әзерлек башланды.
Җылыту сезонына әзерлекне тәэмин итү максаты белән Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре газ хезмәте хезмәткәрләре белән бергә газ мичләренә техник хезмәт күрсәтү, газ приборларын эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрәләр, газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр.